news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр арасында коронавирус йоктыручылар арткан

Ел башыннан республикада коронавирусның 899 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр арасында коронавирус йоктыручылар арткан
Владимир Васильев

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкән яшьтәге кешеләр арасында коронавирус белән авыру очраклары арткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Гыйнварның тугыз көне эчендә хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 41 процентка артты. 65 яшьтән өлкәнрәкләрне ничек кенә сакласак та, кызганыч, алар арасында да авырулар саны 56 процентка үсте», — диде ул.

Любовь Авдонина сүзләренчә, гыйнвар башыннан Татарстанда коронавирусның 899 очрагы теркәлгән, үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итә. Бу уртача атналык күрсәткеч дигән сүз.

  • Соңгы тәүлектә республикада коронавирусның 90 яңа очрагы теркәлүен хәбәр иткән идек
news_right_1
news_right_2
news_bot