Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 очрагы теркәлгән
23 кешене хастаханәгә дәваланырга салганнар, 67 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
90 очракның икесе — читтән кертелгән, 88 кеше covid-19 белән авырган кешеләр белән контактта булуы аркасында чир йоктырган. 23 кешене хастаханәгә дәваланырга салганнар, 67 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр — 1, 18-30 яшьтәгеләр — 10, 30-50 яшьтә — 28, 50-60 яшьтәгеләр — 11, 60-70 яшьтәгеләр — 24, 70-80 яшьтәгеләр — 10, 80-90 яшьтәгеләр — 6.
Казанда 52 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда — 9, Яшел Үзәндә — 5, Түбән Камада — 4, Алексеевскида, Бөгелмәдә — 3 әр, Апаста — 2, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Саба, Чистай, Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.
11 гыйнварга Татарстанда коронавирусның 14 273 очрагы теркәлгән. 11 041 кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 18 кеше дәваланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз