news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йөк автомобиле катнашында булган авариянең видеосы чыкты

Кичә төнлә җиңел автомобиль зур тизлектә йөк машинасына килеп бәрелгән, бер пассажир һәлак булган.

Татарстанда йөк автомобиле катнашында булган авариянең видеосы чыкты
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында йөк автомобиле катнашында булган авариянең видеосы чыкты. Шул хактагы видеороликны интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә бик нык зыян күргән автомобиль юлга аркылы «баскан». Йөк автомобиле белән бәрелешкәннән соң аңа ут капкан, урында янгын сүндерүчеләр эшли.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Татарстанда М7 трассасында «Фольксваген» автомобиленең зур тизлектә үзеннән алда барган «КАМАЗ»га килеп бәрелүе хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең пассажиры һәлак булган. Һәлак булган пассажир - Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot