ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова һәлак булган

9 ноябрь 2019, 12:48

Татар КВН лигасының ярымфиналыннан соң лиганың оештыручылар төркеме авариягә юлыккан.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бу төндә Казан – Чаллы юлында Татар КВН лигасының ярымфиналыннан соң лиганың оештыручылар төркеме авариягә юлыккан. Юл һәлакәтендә Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанованың гомере өзелгән. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге Татар КВН лигасы төркеме хәбәр итә.

ШТК мөхәррире Ильяс Хәсәнов һәм тавыш режиссеры Руслан Тюпаны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Ильяс Хәсәнов комада ята. ШТК мөхәррире Руслан Харисов та (ул рульдә булган) төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Бу – клуб өчен зур фаҗига, КВН лигасы өчен һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалту. Республика Шаяннар һәм тапкырлар клубы әлеге фаҗигадә һәлак булган Фәридә Таштабанованың, башка зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», - диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10