Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хәләл-индустриядә кадрларга ихтыяҗ 72 процентка арткан
Татарстанда хәләл стандартлары буенча эшли торган компанияләр 2024 елда төрле белгечләр өчен 600гә якын вакансия урнаштырган. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 72 процентка күбрәк, дип яза РБК Татарстан.
Тармак белгечләре сүзләренчә, хәләл-индустриядә иң зур ихтыяҗ пешекчеләргә булган. Аларны җәмәгать туклануы өлкәсенә, супермаркетларда әзер ризык җитештерүгә, азык-төлек китереп бирү хезмәтләренә, ярымфабрикатлар әзерләү оешмаларына һәм башка урыннарга чакыралар.
Шулай ук хәләл-индустриядә төрүчеләргә, сатучы-кассирларга, икмәк пешерүчеләргә һәм кассирларга ихтыяҗ зур.
Алдарак Россия хезмәт министрлыгы якын киләчәктә ихтыяҗ зур булачак белгечләрне атаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз