Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда укучыларга салкын тию аркасында, тугыз сыйныф укуны туктатты
Дүшәмбе көнне республика мәктәпләрендә температура һәм ОРВИ симптомнары аркасында 123 укучы дәресләргә кертелмәгән.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган атнада укучыларга салкын тию сәбәпле тугыз сыйныф укуны туктатып торды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.
«Соңгы атнада Казандагы тугыз мәктәптә тугыз сыйныф укуны туктатты. Бу салкын тиеп укучыларның 20 проценты дәресләргә йөрмәү белән бәйле», — диде спикер.
Патяшина әйткәнчә, дүшәмбе көнне республика мәктәпләрендә температура һәм ОРВИ симптомнары аркасында 123 укучы дәресләргә кертелмәгән.
Алдарак «Татар-информ» Татарстанда укучыларны дистанцион укуга күчермәячәкләрен язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз