news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Төркиядән кайтып коронавируска тест ясатмаган 67 кеше судта җавап тотачак

Республикада яшәүче 1,5 меңгә якын кеше ялдан кайтканнан соң дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырмаган.

Татарстанда Төркиядән кайтып коронавируска тест ясатмаган 67 кеше судта җавап тотачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда чит илгә чыгу буенча санитария кагыйдәләрен бозган 67 кешенең эше судка җибәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

«Республикада яшәүче 42 953 кеше Төркиядән кайтты. Аларның 4 проценты (1496 кеше) бүген дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән, шулай ук анализлары да юк. Шуңа күрә, без Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә бу гражданнар белән эшләүне дәвам итәбез», — диде спикер.

Патяшина әйтүенчә, республикада чит илгә чыгу кагыйдәләрен бозган 67 кешегә беркетмә төзелгән һәм аларның эшләре судка җибәрелгән. Аларга 15-40 мең штраф яный.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанга ничек штрафсыз кайтырга икәнен язган иде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot