news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 28 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 7417 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда 28 кеше коронавирус йоктырган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 28 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

«Бүген республикада коронавирус йоктыруның 7417 очрагы теркәлде. Узган тәүлектә 28 яңа очрак ачыкланды», — диде спикер.

Баш санитар табиб сүзләренчә, республикада бер тәүлектә коронавируска 6098 ПЦР-тест ясалган. Авыру кешеләр белән элемтәдә булган 750 гражданны табиблар күзәтә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлектә республикада 18 кеше коронавирустан терелгән, дип тә өстәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100