Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллының бишенче шәһәр хастаханәсе кабаттан Covid-госпиталь булды
Хастаханә коронавируссыз авыруларны ике айдан артык кабул итте.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Чаллының № 5 шәһәр хастаханәсе янәдән коронавируслы пациентларны кабул итә башлады. Бу хакта «Татар-информ» узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.
«Бүгеннән башлап Чаллыдагы бишенче шәһәр хастаханәсен ачтык, монда коронавируслы пациентларны дәвалау өчен 300 урын бар», — диде спикер.
Коронавируссыз пациентларны шәһәрнең башка хастаханәләренә җибәрәләр. Башка медицина оешмаларына күчү пациентларга бернинди дә йогынты ясамаячак, диде министр урынбасары.
Жаворонков сүзләренчә, госпитальне санитар вазгыять начарлану очрагына ачылган.
Баштарак бишенче шәһәр хастаханәсе коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул иткән иде инде. 5 августта Чаллының № 5 хастаханәсе вакытлыча инфекцион госпиталь буларак эшен туктатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз