news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уҗым культуралары шик астында – министр

Апас, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Осланда уҗым культуралары соңгы көннәрдә генә әзрәк тишелеп чыкты, - диде Марат Әхмәтов.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда көзге уҗым культураларының торышы мактанырлык түгел. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

“Быелгы көз коры килгәнлектән, уҗым культураларының хәле дә мактанырлык түгел”, - диде министр.

  • Татарстанда уҗым культуралары мәйданнары 550 мең гектарны тәшкил итә.

“Аеруча Татарстанның Идел аръягы районнары – Апас, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Осланда уҗым культуралары соңгы көннәрдә генә әзрәк тишелеп чыкты. Алар ничек кышлар – әлегә белмибез. Бүген барлык уҗым мәйданының яртысы шик астында. Көзге культураларга һәрвакыт уңышны саклап кала торган культуралар буларак карый идек. Бу да уйланырга җирлек тудыра”, - дип борчылуын белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100