news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тугыз яшьлек кыз һәлак булган янгынның сәбәбе билгеле

Кубас авылы, Озерная урамында урнашкан шәхси йортта тугыз яшьлек кыз һәлак булган янгынның сәбәбе билгеле булды.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, йортта күп балалы гаилә – әти белән әни кеше һәм өч бала яшәгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ир белән хатын янган йорттан бер яшьлек һәм 12 яшьлек малай балаларын алып чыккан.

Янгын сүндерүчеләр бүрәнә йортта 80 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән. Янган конструкцияләрне актарганда алар тугыз яшьлек кызның мәетен тапкан.

Ачыкланганча, әти кеше ике баласын һәм хатынын алып чыкканнан соң, көчле төтен булу сәбәпле өйгә кабат керә алмаган.

Янгынның якынча сәбәбе – тәмәке тартканда саксыз эш итү. Янгын-техник экспертиза үткәреләчәк.

Хатын-кыз гадәттә өй эчендә яки йортның верандасы тирәсендә тәмәке тартуын әйткән. Әмма кичә верандада тартканмы-юкмы икәнен хәтерләми.

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, йортның нәкъ менә веранда өлешенә иң зур зыян килгән.

«Татар-информ» янгын факты нигезендә «Саксызлык сәбәпле үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, дип хәбәр иткән иде.

Чистай шәһәр прокуратурасы тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен контрольгә алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot