Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай районында шәхси йортта чыккан янгында 9 яшьлек кыз һәлак булган
Бүген төнлә Татарстанның Чистай районы Кубас авылында шәхси йортта янгын чыккан.
Янгынны сүндергәннән соң өйдә 9 яшьлек кызның мәетен тапканнар.
Фаҗиганең шартларын ачыклау өчен Чистай шәһәре прокуроры урынбасары Ленара Гыйбадуллина килгән. Тикшерү оештырылган.
Янгын чыгуның якынча сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, «Саксызлык сәбәпле үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Чистай шәһәр прокуратурасы тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен контрольгә алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз