news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туңга сөрү җирләре мәсьәләсе бик катгый тора - Марат Әхмәтов

Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге көндә 2 млн га дан 400 мең га җир әле сөрелмәгән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда туңга сөрү җирләре мәсьәләсе бик катгый тора. Бу хәлгә ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министы Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә аграрийлар игътибарын юнәлтте.

Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар катнашкан киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге көндә 2 млн га дан 400 мең га җир әле сөрелмәгән. Җир сөрүгә 1300 агрегат тартылган, аларның 900 дән артыгы энергия саклаучы тракторлар.

«Туңга сөрүне Зәй, Әтнә, Актаныш, Балтач, Саба һәм Сарман районнары төгәлләп килә – аларның 90 проценттан артык җирләре сөрелгән. Шунлыктан алар уңыш алу буенча беренче унлыкта», – дип билгеләп үтте Әхмәтов.

Шуның белән бергә министр Татарстанда бу мәсьәләдә антирейтингка кергән районнарны да атап үтте. Яңа Чишмә районы (59 процент), Чирмешән һәм Кайбыч (55 процент), Әлки (51 процент) районнары һәм алардан да азрак сөрелгән җирләре белән Югары Ослан (13 процент), Кама Тамагы районнары (35 процент) шул исемлектә.

ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры район башлыкларыннан эшне тәүлек әйләнәсе оештыруны сорады, «булачак уңышның язмышы шушы сөрүлек җирләреннән тора», диде ул.

«Булган техник потенциал һәм һава шартлары төп эшләрне башкарырга мөмкинлек бирәчәк әле», – дип билгеләп үтте ул.

Бүгенге көндә Татарстанда 581 мең га уҗым, бу бөртеклеләрнең 36 процентын тәшкил итә. Тулаем алганда уҗымнар әйбәт, хәзер тамырга үсә.

Чирмешән районында 64 процент кына чәчелгән, бу бөртекнең 23 процентын тәшкил итә. «Бөгелмә, Ютазы, Баулы – боларда да шул ук хәл, - диде Марат Әхмәтов. – Шуңа күрә алар уңыш буенча астан өч баскычта торалар. Һава шартларыннан зарланырга кирәкми». Моннан тыш, Менделеевск районында бөртеклеләрнең 21 проценты гына чәчелгән.

Видеоконференция режимында барган киңәшмәдә ТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнеханов җир эшкәртүдә артта калган муниципаль район вәкилләре белән элемтәгә керде. Ул, аерым алганда, Югары Ослан һәм Чирмешән районнарында хәлне яхшыртырга кушты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100