Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда “Цифрлы авыл хуҗалыгы” программасы проекты эшли башлаячак
Аның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкин булачак, ди Марат Әхмәтов.
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанда “Цифрлы авыл хуҗалыгы” программасы проекты тормышка ашырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек киңәйтелгән коллегия утырышында хәбәр итте.
“Татарстанда биш юнәлеш буенча “Цифрлы авыл хуҗалыгы” программасы проекты эшли башлады. Әлеге программа авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр һәм цифрлы технологияләр базарында катнашучылар тарафыннан киң гамәлгә кертү, агросәнәгать өлкәсендә IT белгечләр кытлыгын киметү, апробацияләнгән математик модельләр нигезендә агросәнагать продукциясен җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде министр.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгының киләчәген заманча мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. “2019 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә масштаблы цифрлаштыруга старт бирергә планлаштырдык. Аның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында җитештерү күләмен һәм эре компанияләрнең эш күрсәткечен яхшыртырга мөмкин, - диде ул.
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, авыл хуҗалыгы компанияләре, республика холдинглары авыл хуҗалыгы үсеше бурычларын хәл итү өчен әлеге интеллектуаль потенциалдан тулысынча файдаланырга тиеш, дип билгеләп узды Марат Әхмәтов.
- Авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрнең бердәм федераль мәгълүмати системасы – Россия төбәкләре буенча һәр җир кишәрлегенең урнашкан урыны, халәте һәм фактик кулланылышы, авыл хуҗалыгы культурасы һәм реаль вакытта авыл хуҗалыгы үсемлекләренең торышы турындагы мәгълүматларны да кертеп, авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләр хакындагы актуаль һәм дөрес мәгълүматны үз эченә алган система ул.
- 2021 елда субсидия алучылар белән 100 процент контрактлар СМАРТ режимында төзеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз