Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда төшерелгән 10 фильм Казан кинофестиваленең Милли бәйгесендә көч сынашачак
Быел Казан Халыкара мөселман киносы фестивале программасының «Милли конкурс» номинациясенә Казанда төшерелгән ун фильм кергән.
«Милли конкурс»та Әмир Галиәскаровның «Без 41 ел балалары», Юлия Захарова, Адель Таккезе һәм Софья Силкинаның «Республика 99», Сергей Батаевның «Параллели», Зөфәр Хәйруллинның «Посланник», Азат Дәүләтшинның «Одна в горах», Әмир Сальяновның «Настала ночь», Александр Далматовның «Татарский край. Троицк», Елизавета Елисееваның «Таш» фильмнары бар.
Шулай ук, ике республика фильмы буларак тәкъдим ителгән ике кинокартина кертелгән. Болар - Ахмаджон Оевның «Дядя Миша» дип аталган кыска метражлы Татарстан-Таҗикстан фильмы, шулай ук «Коридор воспоминаний» дип аталган Татарстан-Вьетнам фильмы. Режиссеры - Чыонг Тхе Тхиен.
Болардан тыш дүрт Татарстан фильмы фестивальнең дүрт төп номинациясенә кертелгән.
- XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз