news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халыкара фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле

Казан халыкара фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле
Казан халыкара мөселманк иносы фестиваленең матбугат үзәге

Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале үзенең конкурс программасын игълан итте. Регламент буенча конкурсның һәр номинациясе унар фильмнан тора. Болар – тулы метражлы нәфис фильм, кыска метражлы нәфис фильм, тулы метражлы документаль фильм, кыска метражлы документаль фильм һәм Милли конкурс.

Тулы метражлы нәфис фильм номинациясендә Татарстан-Казахстан копродукциясе булган «Тарлан» фильмы бар. Ул Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча төшерелгән. Режиссеры – Юлия Захарова.

Кыска метражлы нәфис фильм номинациясендә Рифат Миндубаевның «Галиябану» фильмы бар.

Тулы метражлы документаль фильм номинациясенә Марсель Мәхмүтовның «Габдрахман», кыска метражлы документаль фильм номинациясенә Булат Минкинның «Сосновый ключ» фильмнары кергән.

Оештыру комитеты быел 44 илдән 625 гариза керүе турында хәбәр итә. Программада Казахстан, Азәрбәйҗан, Һиндстан, Таҗикстан, Израиль, Төркия, Бангладеш, Мисыр һәм башка илләрнең фильмнары бар.

  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7 – 11 сентябрь көннәрендә Казанда узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100