Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда терлекчелек продукциясен сатудан кергән акча кереме арткан
Агымдагы елның 2 аенда терлекчелек өлкәсендә акчалата керем 11 млрд сум тәшкил итте.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә агымдагы елның ике аенда терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы оешмаларының эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнварыннан алып февраль аена кадәр агросәнәгать комплексы өлкәсендә акчалата керем 14 млрд сум тәшкил иткән, шулардан 11 млрд сумы – терлекчелектән (узган елга карата +20процент). Шул исәптән сөт сатудан - 4,5 млрд сум (2018 елга карата 123 процент), терлек һәм кош -корттан - 5,7 млрд сум булган (117 процент), йомырка - 775 млн сум (145 процент).
205 мең тонна сөт савылган, узган елга карата 3 процентка үсеш күзәтелә. 64 мең тонна (102 тонна) терлек һәм кош үстерелгән.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, республика кошчылары йомырка җитештерү буенча узган елгы уңышны ныгытуларын дәвам итәләр, үсеш темпларын 20 процентка арттыралар. Барлыгы 188 млн данә йомырка җитештерелгән. Кошларның баш саны 1,3 млн башка арткан, аларның гомуми саны 17 млн булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз