Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда терлек саны арткан һәм кимегән районнар билгеле
Республикада мал-туар үсеше 98 процентны тәшкил итә, диде Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда терлек саны арткан һәм кимегән районнар исемлеге билгеле. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
“2018 елның беренче кварталында узган елга караганда терлек саны кимегән һәм арткан районнар билгеле. Әйтик, Мөслим районында – 2719, Әгерҗедә – 1620, Чистайда – 1520, Ютазыда – 1393, Бөгелмәдә – 1189, Түбән Камада – 1081, Кама Тамагында – 981 баш терлек кимегән.
Шул ук шартларда мал-туар санын арттырган районнар да бар. Балтач районында – 1536, Яшел Үзәндә – 1214, Сабада – 663, Кукмарада – 537, Зәйдә – 576, Чүпрәледә 593 баш мал арткан”, – диде бүлек башлыгы.
Аның сүзләренчә, республикада узган елга караганда, мал-туар саны – 98 процентны тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта республика терлекчеләре өч ай вакыт эчендә ел башына карата 100 процентка чыгарга өлгергән.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында рейтинг нәтиҗәләре билгеле дип тә язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз