news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үтеп баручы елда булган иң зур вакыйгалар аталды

Кулланучылар сораулары иң күп булган рейтингны "Спурт" банкы һәм аның банкротлыгы яулаган.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). “Яндекс” эзләү сервисы үтеп баручы елда Татарстан халкын барыннан да элек нәрсә борчыганы турында җиткергән, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

Кулланучылар сораулары иң күп булган рейтингны “Спурт” банкы һәм аның банкротлыгы яулаган.

Икенче урында – Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны туктату.

Өченче урында Татарстанда июль башында булган көчле җил-давыл тора.

Шулай ук Татарстан халкын Казанда узган Red Bull Air Race авиаузышы да кызыксындырган. Авиаузышлар буенча дөнья чемпионатының Россия этабы тарихта беренче тапкыр Татарстан башкаласында 22-23 июльдә узды.

Бишлекне Зәй районында 11 октябрьдә булган юл-транспорт һәлакәте йомгаклый.

Вакыйгалар унлыгына “Анкор банк” һәм “Татфондбанк” банкротлыгы, Алексей Песошинны Татарстан Премьер-министры итеп билгеләү һәм Илдар Халиковның Татарстан Премьер-министры вазифасыннан китүе дә кергән.

Татарстанда узып баручы елда булган иң зур вакыйгалар унлыгын Барлык диннәр гыйбадәтханәсендәге янгын йомгаклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100