news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татарлар саны арткан, процент нисбәтендә кимегән – җанисәп нәтиҗәләре

Татарстанда татарлар саны арткан, процент нисбәтендә кимегән – җанисәп нәтиҗәләре

Росстат җанисәп мәгълүматларын чыгарды. 2010 ел белән чагыштырганда, 2020 елгы (чынлыкта 2021 елда үткәрелде) халык санын алуда Татарстанда татарлар саны 78 604 кешегә арткан. 2010 елда 2 012 571 булса, соңгы җанисәптә 2 091 175 кеше үзенең милләтен татар дип күрсәткән.

Процентлар белән караганда, татарлар саны бер процентка кимегән дип әйтеп була. 2010 елда республикада татарлар 53,15 процент булса, 2020 елда бу сан 52,21. 2010 елда Татарстанда 3 785 488 кеше яшәсә, ун ел эчендә бу сан 218 мең 312 гә артыграк.

Руслар 73 435 кешегә арткан – 1501369 һәм 1574804. 

Идел буе төбәкләрендә яшәүче халыкларның кимүе күзәтелә. Чувашлар (116 212 – 90474), марилар (18848 – 15666), удмуртлар (23454 – 21 327), мордва (19 156 – 12 065), керәшеннәр (29 962 – 25 189), башкортлар (13 726 – 11 029).

Урта Азия халыкларының артуы күзәтелә. Үзбәкләр (8881 – 14 970), таҗиклар (5859 – 12541), кыргызлар (1156 – 2406).

Россиядә иң күп арткан халыкларның берсе – чеченнар саны кимегән. 420 булса. 387 калган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100