news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җанисәп нәтиҗәләре: 10 ел эчендә татарлар 600 меңгә диярлек кимегән

Җанисәп нәтиҗәләре: 10 ел эчендә татарлар 600 меңгә диярлек кимегән
Салават Камалетдинов

Росстат җанисәп нәтиҗәләрен игълан итте. Саннардан күренгәнчә, Россиядә татарлар 596 980 кешегә кимегән. 2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен татар дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә (пандемия сәбәпле 2021 елда үткәрелде) – 4 713 669.

«Мишәр» дип күрсәтүчеләр саны бергә арткан. 2010 елда 786 булса, 2020 елда – 787.

Милләтен «Себер татарлары» дип күрсәтүчеләр кимегән – 2010 елда 6779 булса, 2020 елда – 6297.

«Әстерхан татарлары» өч тапкырга артса да, абсолют саннарда бу күп түгел – 7 (2010 елда) һәм 29 (2020).

Керәшеннәр саны кимегән. 2010 елда 34822 булса, соңгы җанисәптә – 29978.

Башкортлар саны да кимү күзәтелә. 2010 елда 1 584 554 булса, 2010 елда – 1 571 879. Дистә ел эчендә башкорт халкы вәкилләре 12665 кешегә кимегән.

Җанисәптә Идел буенда яшәүче башка халыкларның да шактый кимүе күренә. 

Марилар – 547 605 һәм 423 803;

Мордва – 744 237 һәм 484 450;

Чувашлар – 1 435 872 һәм 1 067 139;

Удмуртлар – 552 299 һәм 386 465.

2010 елгы җанисәптә руслар 111 016 896 булса, 2020 елда – 1 05 579 179.

2010 ел белән чагыштырганда, 2020 елда Россия халкы  5 миллионга арткан. Бу Кырымның һәм Севастопольнең кушылуы (2014 ел) һәм Көньяк төбәкләрдә, Төньяк Кавказда халык саны арту белән бәйле. Әйтик, чеченнар 1431360 булса, соңгы җанисәптә – 1674854. 444 мең булган ингушлар саны да 517 меңгә җиткән.

Россиянең үзәк төбәкләрендә һәм Себердә халык саны бик нык кимегән. Әйтик, Идел буе округында бары тик Татарстанда һәм Башкортстанда гына халык саны арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100