Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Төркиядән кайтып коронавируска тест ясатмаган 67 кеше судта җавап тотачак
Республикада яшәүче 1,5 меңгә якын кеше ялдан кайтканнан соң дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырмаган.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда чит илгә чыгу буенча санитария кагыйдәләрен бозган 67 кешенең эше судка җибәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.
«Республикада яшәүче 42 953 кеше Төркиядән кайтты. Аларның 4 проценты (1496 кеше) бүген дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән, шулай ук анализлары да юк. Шуңа күрә, без Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә бу гражданнар белән эшләүне дәвам итәбез», — диде спикер.
Патяшина әйтүенчә, республикада чит илгә чыгу кагыйдәләрен бозган 67 кешегә беркетмә төзелгән һәм аларның эшләре судка җибәрелгән. Аларга 15-40 мең штраф яный.
Алдарак «Татар-информ» Татарстанга ничек штрафсыз кайтырга икәнен язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз