news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Төп законга төзәтмәләр өчен тавыш бирү турында унлап фейк табылган

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе фейкларның берсенең дә нигезле булмавын әйтте.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү турында унга якын фейк теркәлгән. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ»да матбугат конференциясендә сөйләде.

«Әлбәттә, булды. Фейклар бар. Шуларның алтысы дөрес булмаган хәбәрләр. Әлбәттә, без моның нигезле булмаган, махсус төзелгән хәбәрләр булуын аңлыйбыз»,- дип җавап бирде Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Татарстанда фейклар барлыкка килү-килмәү турындагы соравына.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе төгәл санны әйтә алмыйм, әмма мондый фейклар уннан кимрәк, диде.

Элегрәк миллионнан артык татарстанлының Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүе хәбәр ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100