news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлаучыларның 50 проценты Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш биргән

Илнең төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала.

Татарстанда сайлаучыларның 50 проценты Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш биргән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда якынча 1,5 млн кеше Россия Конституциясен үзгәртү мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 29 июньгә сайлау участокларында 1 млн 487 мең 200 граждан тавыш биргән, бу 50,59 процент дигән сүз», — диде Андрей Кондратьев.

Республикада барлыгы 2,9 млн кеше тавыш бирү хокукына ия, диде спикер.

Искәртеп үтик, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча ил күләмендә тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза. 

news_right_1
news_right_2
news_bot