news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төнлә 2 градус җылы булачак

Синоптиклар яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе төндә һава температурасы +2.. +7 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 18 майда көндез +10.. +15 градуска кадәр җылытачак. Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада көчле җил көтелә. Шул сәбәпле, Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100