ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан халкына көчле җил вакытында өйдән чыкмаска киңәш итәләр

17 май 2019, 14:29 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстан халкына көчле җил вакытында өйдән чыкмаска киңәш итәләр 18 майда иртән һәм кич Татарстанда урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 18 метр тизлектә җил булачак.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә республикада һава торышы начарлануы көтелә. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил көчәйгәндә, өйдән чыкмаска киңәш итә. 

«18 майда 5.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Татарстанда төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә, көчәйгәндә секундына 18 метр тизлек белән исәчәк», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай ук урамда юл билгеләре, элмә такталары, йорт түбәләре һәм зур агачлардан ераграк торырга киңәш итә. Электр тапшыру линияләре астында булу аеруча куркыныч.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10