news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шикәр чөгендере игү мәйданнары кими

Быел республикада 70 мең гектарда татлы тамыр чәчеләчәк.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быел Татарстанда шикәр чөгендере игү мәйданнары кими. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың аграр тармагы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Соңгы елларда без чөгендер игү мәйданнарын шактый гына арттырган идек. Әмма узган ел 74 мең гектарда уңыш шактый мул булды - 3 млн тоннадан артыграк татлы тамыр җыеп алдык. Уңыш җыю бер хәл, кызганычка, бәяләр кискен төште. Бер ел элек көзге чорда шикәр комының бер килосы - 36-38 сум булса, узган ел ул 23-24 сумга төште. Шуңа күрә чөгендердән зур уңыш алып булмады”, - диде урынбасар.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, быелдан Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы чөгендер игү мәйданнарын берникадәр чикләү турында төбәкләр белән сөйләшүләр алып бара.

“Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы чөгендер мәйданнарын 10 процентка киметик” дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Без дә быел татлы тамырны 70 мең гектар күләмендә чәчәрбез дип уйлыйбыз”, – диде авыл хуҗалыгы министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot