news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлаулар тыныч, оешкан рәвештә үтте – Мидхәт Шаһиәхмәтов

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлаулар буенча килгән мөрәҗәгатьләргә җаваплар бирелгәнен әйтте.

Татарстанда сайлаулар тыныч, оешкан рәвештә үтте – Мидхәт Шаһиәхмәтов
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлаулар тыныч, оешкан төстә үтте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, сайлауларга карата мөрәҗәгатьләр булган, Үзәк сайлау комиссиясе оператив җавап биргән. “Һәр мөрәҗәгатькә, ниндидер мәгълүматка җаваплар булды”, - диде ул.

Модератор Илшат Әминов Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилованың Татарстанда узган сайлауларга югары бәя биргәнен билгеләп үтте.

"Татар-информ" Татарстанда РФ Президентын сайлауга килүчеләр 77,45 процентны тәшкил иткән, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot