ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара
Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты
Сергач татарлары татарча диктант язарга әзерләнә

Сәясәт

Татарстанда РФ Президентын сайлауга килүчеләр 77,45 процентны тәшкил иткән

19 март 2018, 08:34 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда РФ Президентын сайлауга килүчеләр 77,45 процентны тәшкил иткән Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау кампаниясен оештыручыларга һәм сайлаучыларга рәхмәтен җиткерде.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауга килүчеләр 77,45 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Сайлау процессында барлык катнашучылар – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, сәяси партияләр, сайлаучылар белән туры һәм ачык диалог – безнең республикада узган сайлау кампаниясенә хас сыйфатлар”, - диде ул.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән, сайлауга әзерлеккә һәм аны уздыруга өлеш кертүчеләргә рәхмәтен җиткерде. “Бу - республика һәм җирле хакимият, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары. Бурычларын үтәүгә җаваплы караганнары өчен, гражданнарга аеруча рәхмәт”, - дип белдерде ул.

Мидхәт Шаһиәхмәтов районнарның актив катнашуын билгеләп узды. “Шәһәрләр арасында Казанда да, Чаллыда да сайлаучылар актив. Казан буенча тавыш бирү 61,47 процент, Чаллыда 79, 54 процент, Әлмәттә 76, 51 процент, Түбән Камада 71, 83 процент. Авылларда тавыш бирүчеләр 80 проценттан артык”, - диде ул.

"Татар-информ" Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән, дип хәбәр итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10