Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сөт җитештерү узган елга караганда өч процентка арткан
Республика терлекчеләре 2018 елның өч аенда 307,5 мең тонна сөт җитештерде, диде Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы.
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда сөт җитештерү, узган ел белән чагыштырганда 3 процентка арткан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
“Республика хуҗалыклары арасында сөт җитештерүне киметкән дә, арттырган хуҗалыклар да бар. Буа районында сөт узган елга караганда 1300 тоннага кимрәк. Кайбыч - 872, Апас – 758, Минзәлә – 772, Чистай – 641 тонна белән минуста бара. Ә менә Кукмара (3234), Әтнә (1792), Балтач (1647), Азнакай (1131), Саба (1001), Әлки (955) , Зәй (874), Арча (576), Сарман (574) районнары узган елга караганда артыграк сөт савып алган”, – диде Сирень Нигъмәтҗанов.
Бүлек башлыгы сүзләренчә, республика буенча алганда, сөт җитештерү 3 процентка арткан. Узган елга караганда 7 мең 889 тонна артыграк сөт савылган. Татарстан терлекчеләре 2018 елның өч аенда 307,5 мең тонна сөт җитештергән.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында рейтинг нәтиҗәләре һәм Татарстанда терлек саны арткан һәм кимегән районнар билгеле дип тә язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз