Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сөт җитештерү күләме буенча Россия күрсәткеченә җитү максаты куела
Узган ел белән чагыштырганда бер сыердан савылган сөт күләме 366 килога арту көтелә.
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Татарстанда җитештерелгән сөт күләмен 35 мең тоннага арттыру планлаштырыла.
«Агымдагы елда республика терлекчелек продукциясен җитештерү буенча алдынгы позицияләрне ныгытырга тиеш. Барлык категорияләрдә сөт җитештерү буенча ике млн тоннага якынаерга кирәк, ягъни 1 млн 970 күрсәткеченә җитәргә. Бер сыердан савым 6700 кг булуын көтәбез», — дип сөйләде киңәйтелгән утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Узган ел күрсәткече белән чагыштырганда сөт җитештерү күләмен 35 мең тоннага арттыру планлаштырыла.
Министр сүзләренчә, Россия күләмендә караганда, план буенча бер сыердан 6830 кг сөт саву каралган. «Без үзебезгә максат итеп реаль сан куябыз, Россия күрсәткечен икенче елга куып тотарбыз», — ди ул.
Марат Җәббаров фикеренчә, җитештерүне арттыруга сөт бәясенең үсеше дә уңай йогынты ясый. Бүгенге көнгә сөт бәясе 27 сум 29 тиенне тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда ул 92 тиенгә арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз