news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җитештерелә торган сөтнең 70 проценттан артыгы республикада эшкәртелә

Сөт җитештерү буенча алдынгылык Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш районнарында.

Татарстанда җитештерелә торган сөтнең 70 проценттан артыгы республикада эшкәртелә
Солтан Исхаков

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада җитештерелгән сөтнең 70 проценттан артыгы республикада эшкәртелүен әйтте.

«Барлык категория хуҗалыклар буенча 1 млн 935 мең тонна сөт савып алынды, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 млн 413 мең тонна. Республикадагы сөтнең 34 процентын нәселле хуҗалыклар җитештерә. Алар сыерларның 28 процентын асрый», — дип сөйләде ул министрлыкта узган киңәйтелгән утырышта.

Узган ел нәтиҗәләре буенча бер сыердан уртача 6334 кг сөт савылган, 2019 ел белән чагыштырганда ул сигез процентка арткан.

Республикада җитештерелгән сөтнең 32 проценты Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш районнарына туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100