news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөрү җиреннән иң күп һәм иң аз керем алган районнар билгеле (исемлек)

Иң зур керем - Тукай районында, иң азы - Чирмешәндә, диде министр Әхмәтов.

Татарстанда сөрү җиреннән иң күп һәм иң аз керем алган районнар билгеле (исемлек)
Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Аграрийлар арасында бер гектар сөрү җиреннән иң аз һәм иң күп керем алучы районнар билгеле. Бу хакта бүген ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Марат Әхмәтов сөйләде.

"Узган елда бер гектар сөрү җиреннән иң күп керем алучы район - Тукай районы. Биредә бер гектар җир 247 мең сум керем бирә. Шулай ук Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама районнарында да күрсәткечләр югары. Әйтик, бу сан Яшел Үзәндә - 150 мең, Лаешта - 58, Түбән Камада 53 мең сумны тәшкил итә.

Министр шулай ук "кызыл зона"дагы районнарны да атап китте. Мисал өчен, Чирмешәндә бер гектар сөрүлек җир - 8,4, Кама Тамагында - 9,9, Спаста - 11,7, Әлмәттә - 12,4, Менделеевскида - 12,9 мең сум керем эшли.

Исегезгә төшерик, бүген Казанда Идел буе агросәнәгать форумы ачылды. Ул үз эшен 16 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Коллегия утырышы алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев авыл хуҗалыгы күргәзмәсе һәм форумда катнашучы мәйданчыклар белән танышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100