news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сәнәгать җитештерүе арта

2018 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 2,8 трлн сум тәшкил иткән.

Татарстанда сәнәгать җитештерүе арта
Владимир Васильев

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстанда сәнәгать җитештерүе арта. 2018 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 2,8 трлн сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведемство җитәкчесе Марат Әхмәтов хәбәр итте.

"2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның сәнәгать җитештерү күләме 2,8 трлн сум тәшкил итте. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Җитештерү динамикасы үсештә", - диде ул.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 36,4 млн тонна нефть чыгарылган. Ул 2017 ел белән чагыштырганда 0,7 млн тоннага күбрәк.

Сәнәгать производствосында нефть эшкәртү якынча 22 процент тәшкил итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot