news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Россия Президенты сайлаулары турында реклама такталары барлыкка килде

Татарстанда Россия Президенты сайлаулары турында реклама такталары барлыкка килде
Фото: Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналы

Татарстанда республика халкына ил Президентын сайлаулар турында хәбәр итүче реклама такталары барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.

«Тавыш бирү 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак», – дип искәрттеләр Үзәк сайлау комиссиясендә.

8 декабрьдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү барышында Президент сайлауларының өч көнлек форматы турында карар кабул итте. Аны илнең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тәкъдим итте. Россия Федерация Советы бер көн элек дәүләт башлыгын сайлау датасын билгеләде.

Алданрак Ватан Геройлары көне уңаеннан узган тантанада Донецк Халык Республикасы парламенты спикеры Артем Жога Россия Президенты Владимир Путинга аның булачак сайлауларда катнашуы турында сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Җавап итеп Путин яңа президентлык срогына тәкъдим ителү планнары турында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100