Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда планлаштырылган биналарның барысы төзелгән - торак-коммуналь хуҗалыгы министры
Патолого-анатомик бүлекләр һәм модуль-табиб амбулаторияләрен торгызу эшләре дә төгәлләнгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бүгенгә быелда төзеп бетерү планлаштырылган 31 авыл клубы, 11 җирлек советы бинасы, 42 фельдшерлык-акушерлык пунктының эше төгәлләнгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
Патолого-анатомик бүлекләр һәм модуль-табиб амбулаторияләрен торгызу эшләре дә төгәлләнгән, диде министр.
Төзүчеләр шулай ук медицина ярдәме станцияләре, хастаханәләр һәм амбулатория-поликлиника учреждениеләрендә капиталь ремонт эшләрен төгәлләгән. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Идарәсе карамагындагы учреждениеләрдә дә эшләр беткән.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларының республика программаларын яктырту эшләрен көчәйтү бурычын куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз