ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов республика программаларын яктыртуда матбугат эшен көчәйтергә йөкләде

25 ноябрь 2017, 10:07

Рөстәм Миңнеханов республика программаларын яктыртуда матбугат эшен көчәйтергә йөкләде Киләсе елда ТР Төзелеш министрлыгы линиясе буенча 39 республика программасы гамәлгә ашырылачак.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының эше республика программаларын яктыртуда көчәергә тиеш. ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта республика лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социаль объектлар төзелеше, ничә авыл клубы, спорт мәйданчыгы һ.б. төзелүе турында халыкка мәгълүмат җиткерү турында сүз бара.

Бүгенгә планлаштырылган 120 универсаль спорт мәйданчыгының барысы да төзелгән, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.

Чаңгы базаларының 9ы әзер, 11не төзү планлаштырылган. Чаллыда һәм Ютазы районында базаларны эшләп бетерәсе бар.

Фәйзуллин сүзләренчә, киләчәктә Төзелеш министрлыгы линиясе буенча 39 республика программасы гамәлгә ашырылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр