news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында алты кеше зыян күргән

Татарстанда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында алты кеше зыян күргән
Фото: шаһитлар, соцчелтәр

Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында алты кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Җитди җимерүләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган, дип билгеләп үтә хакимиятләр.

Махсус икътисади зонаның Генераль директоры Тимур Шаһивәлиев «Алабуга» МИЗдагы тулай торакка һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратларында НАТО илләре җиһазлары булуын белдерде. Барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә.

news_right_1
news_right_2
news_bot