news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пай җирләре өчен түләү ел ахырына кадәр дәвам итә

Бер гектар пай җире өчен 700 сумнан да кимрәк түләнергә тиеш түгел, диде министр урынбасары.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда пай җирләрен арендага алган хуҗалык милекчегә бер пай өчен 700 сумнан да кимрәк түләргә тиеш түгел. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Безнең күрсәтмәләр буенча, бер гектар пай җиренә 700 сумнан да кимрәк түләнергә тиеш түгел. Милекчегә аренда хакын күбрәк бирергә ярый, кимрәк булса – дөрес булмый. Бүген республикада пай җирләрен кулланган өчен исәп-хисап эшләре бара. Тулырак мәгълүмат ел ахырында билгеле булачак”, - диде Габдрахманов.

Урынбасар пайчыларның хокукларын да искә төшерде. “Әгәр бүген мин пайчының җирен арендага алам икән, аның белән килешү төзергә тиешмен. Килешүдә җирдән файдаланган өчен нәрсә белән түләнәчәге ачык күрсәтелә - ашлык беләнме, печән беләнме, акчалатамы. Татарстанда печән белән генә дә, ашлыклата да, акча гына түләүчеләр дә бар. Җирдән намуссыз файдаланучыларны мәҗбүри түләтә алмасак та, йогынты ясарга хакыбыз бар”, - диде Илдус Габдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100