news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ симптомнары белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән

Татарстанның бөтен территориясендә авырулар кимүе күзәтелә.

Татарстанда ОРВИ симптомнары белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән
Солтан Исхаков

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда табибларга температура һәм тамак авыртуы белән мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Бүген Татарстанның барлык территориясендә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән мөрәҗәгать итүче кешеләр саны кимүе теркәлгән», — диде спикер.

Шулай ук министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанда үпкәне ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган 38 кеше бар.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда короновирус йоктыруның 30 очрагын ачыклаганнар. Алар Covid-19 инфекциясен авыру кешеләрдән йоктырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100