news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 вирусының 30 яңа очрагы расланды, алар элемтә аша йоктырылган

Узган тәүлек эчендә коронавирустан 4 кеше сәламәтләнде.

Татарстанда Covid-19 вирусының 30 яңа очрагы расланды, алар элемтә аша йоктырылган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланган, алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 кешене хастаханәгә салганнар, калганнары өйдә дәвалана.

Авыру очракларының күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләрдә (10 очрак) ачыкланган. Шулай ук 18дән 30 яшькә һәм 60тан 70 яшькә кадәрге кешеләрдә 6шар очрак теркәлгән.

Гадәттәгечә, яңа очракларның күбесе Казанда (19) теркәлгән, аннан соң Югары Ослан (3) һәм Түбән Кама (2) районнары бара.

Узган тәүлек эчендә коронавирустан — 4 кеше, ә бөтен вакыт эчендә 4565 кеше сәламәтләнде. Республикада барлыгы 5694 авыру очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100