news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда наркомания диагнозы белән ун меңгә якын авыру учетта тора

“Профилактика төркемендә тагын 8419 кеше бар”, - диде Резеда Хәева.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республика диспансер учетында 9207 кеше наркомания диагнозы белән исәптә тора. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Быел диспансер учетта өлкәннәр арасында наркомания диагнозы белән  9207 кеше тора. Узган ел бу сан 9515 иде. Профилактика төркемендә тагын 8419 кеше бар. Аларга медицина тарафыннан наркотик кулланалар дигән диагноз куелмаган”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Резеда Хәева.

Табиб сүзләренчә, 2018 елда наркомания буенча учетта торучылар саны 11 процентка кимегән.

“Бу - республика буенча гомуми статистика. Алкоголизм белән авыручылар турында сөйләсәк, ул да 12 процентка кимеде. Шулай ук яшүсмерләр арасында да профилактика эшләре ситуацияне уңай якка үзгәртә”, - диде баш нарколог.

news_right_1
news_right_2
news_bot