news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мал азыгы буенча проблемалар юк - министрлык

“Икмәк тә, силос та җитәрлек, ашат та ашат”, – диде министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов.

Татарстанда мал азыгы буенча проблемалар юк - министрлык
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республиканың терлекчелек тармагында мал азыгы буенча проблемалар юк. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтте.

“Татарстан игенчеләре узган елда 5 млн тонна ашлык җыеп алды. Аның бәясе дә юк. Малларга ашат та ашат кына. Аны бит моннан хәзер әллә кая сатып булмый. Новороссийскига куа башласак та, 2 сумга арта бәясе, аны беркем дә алмый”, – диде урынбасар.

Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, бүген ашлык җитәрлек. Шулай ук хуҗалыклар силос, сенаж, салам, печәнгә дә кытлык кичерми.

“Әмма узган елда яңгыр күп булу сәбәпле, азыкның энергиясе начар һәм сыйфаты да түбәнрәк. Шуңа күрә, терелек азыгының сыйфатын арттыру өчен, өстәмә кушылмалар кулланырга кирәк. Тәмләндереп, үзгәртеп җибәрү өчен. Әз генә борыч сипсәң, аш та тәмлеләнә бит”, – дип әйтте министр урынбасары.

“Татар-информ” алдарак, сөт продукциясеннән сәүдә челтәрләре күпме табыш алуы хакында да Нәҗип Хәҗиповның фикерен биргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100