Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коткаручылар суда баткан балыкчы мәетен тапкан
Мәрхүмне ярдан 450 метр ераклыкта тугыз метр тирәнлектән табып алалар.
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда коткаручылар суда баткан балыкчы мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кичә кичке җидедә Яшел Үзәндә шәһәр пляжы каршы ягында 2нче зона коткару отряды водолазлары ярдан 450 метр ераклыкта 9 метр тирәнлектә 35 яшьлек ир-атның мәетен табып алган.
«Татар-информ» кичә Яшел Үзәндә ике ир-ат шәһәр пляжы каршы ягында балык тотканлыгын, бер мизгелдә көймәдән күпертелә торган мендәр төшеп киткәнлеген һәм балыкчыларның берсе аны алырга йөзеп китеп батканлыгын хәбәр иткән иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз