Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда, суга төшкән мендәрне алырга теләп, су төбенә киткән балыкчыны эзлиләр
Ир-атның аягын көзән җыерган булырга мөмкин.
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда, көймәдән суга төшкән мендәрне алырга теләп, су төбенә киткән балыкчыны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә 18.45 сәгатьтә 112 бердәм номерына Яшел Үзәндә пляж каршында бер ир-атның суга батуы хакында хәбәр килгән.
Урынга юл тоткан 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ачыклаганча, ике ир-ат яр буеннан 200 метр эчтәрәк балык тоткан. Кайсыдыр мизгелдә берсенең өреп кабартыла торган мендәре суга төшеп киткән. Ир-ат чишенгән, аны алам дип суга чумган һәм күздән гаип булган.
35 яшьлек ир-атны эзләү дәвам итә. Аның аягын көзән җыерган булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз