Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 76 булды
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 25 очрагы теркәлгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче тагын ике хатын-кыз Covid-19 авыруыннан вафат булды. Шулай итеп, республикада инфекция корбаннарының саны 76га җитте. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вафат булучыларны берсе — 1948 елда туган хатын-кыз. Аны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә «хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония» диагнозы белән китерәләр. Пациентның җитди хроник авырулары булуы ачыкланган.
«Анда коронавирус инфекциясе лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Икенчесе — 1946 елда Саба районында туган хатын-кыз. Ул Казанның 2нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән салынган. Пациентның хәлен хроник авыруларының кискенләшүе катлауландырган. Үлемнең сәбәпләрен шулай ук патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 очрагы теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз