news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 25 очрагын ачыклаганнар

30 сентябрьгә мәгълүматлар буенча, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7230 тапкыр куелган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 25 очрагын ачыклаганнар
Рамил Гали

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 25 очрагы теркәлгән. Бер очрак читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Биш кеше хастаханәгә салынган, 20 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручылар арасында 30дан 50 яшькә кадәрге төркемдә — сигез пациент, икенче урында — 50-60 яшьлекләр, шулай ук 60-70 яшьлекләр арасында алтышар пациент бар.

Авырулар саны буенча антирейтинг лидеры — Казан, биредә 13 авыру кеше ачыкланган. Моннан тыш, дүрт очрак Яшел Үзән районында, икешәр очрак Биектау һәм Саба районнарында теркәлгән.

30 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7230 тапкыр куелган. Бу вакыт эчендә 6092 пациент дәваланган, 27 кеше узган тәүлектә савыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100