Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирустан өченче кеше үлде
Пациент хроник обструктив үпкә авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бронхиаль астма белән авырган.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирустан өченче кеше үлде. Пациент Республика клиник хастаханәсендә дәваланган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Коронавирус белән авырган казанлыга 76 яшь булган, ул 26 апрельдә стационарга китерелгән. Пациент Covid-19 вирусыннан тыш, хроник обструктив үпкә авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бронхиаль астма белән авырган.
Covid-19 диагнозын экспертиза раслаган.
Республикада коронавирус белән авыруның 71 яңа очрагы ачыклануы хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз