news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән

Соңгы тәүлектә республикада Covid-19 инфекциясеннән 15 кеше сәламәтләнгән.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы авыруының 71 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Яңа авырган 19 кеше хастаханәгә озатылган. 52 кеше өйдә дәвалана, чөнки аларның авыруы җиңел яки симптомнарсыз уза. Covid-19 инфекциясенең ике очрагы читтән кайткан кешедә ачыкланган, 69 кеше авыру белән аралашкан кешеләр.

23 авырган кешегә 30-50 яшь, 12 кешегә 18-30 яшь. Ун авыру кеше 18 яшькә кадәрге һәм 50-60 яшьтәге төркемгә керә. Калган авырулар 60 яшьтән өлкәнрәкләр, аларның берсе 90 яшьтән дә өлкәнрәк.

Соңгы тәүлектә коронавирус авыруын йоктыруның иң күп очраклары Казан (34), Чаллы (9) һәм Түбән Кама (7) шәһәрләрендә теркәлгән. Буа һәм Яшел Үзән районнарында өчәр очрак, Лаеш, Тукай, Чүпрәле, Арча һәм балтач районнарында икешәр, Әлмәт, Алабуга, Биектау һәм Кукмара районнарында берәр очрак теркәлгән.

Республикада барлыгы 1031 пациентка Covid-19 диагнозы куелган. Татарстанда 130 кеше дәваланып терелгән, аларның унбише узган тәүлектә хастаханәдән чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100