news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның тагын 49 очрагы расланган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 49 очрагы ачыкланган. 35 пациентны хастаханәгә озатканнар.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 150 850 очрагы расланган, 150 437 кеше терелгән. Узган тәүлектә коронавирустан беркем дә савыкмаган һәм бер үлем-китем очрагы да теркәлмәгән.

Шунысын да искәртик: кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янә республикада коронавируска каршы ревакцинация темпларын көчәйтергә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100